Бүген "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Балтач район үзәк дәваханәсендә флюорограф һәм рентген аппаратлары монтажы башлана. Рентгенодиагностика комплексының бәясе 11,3 миллион булса, флюорограф аппаратыныкы - 7,6 миллион сум. Җайланмаларны урнаштыруны республиканың «Медтехника» җәмгыятенең тәҗрибәле инженерлары башкара, алар мондый җиһазларны монтажлауда махсуслашкан.
- Бина җайланмаларны урнаштыру өчен 100 процентка әзер. Медицина җиһазларын монтажлау һәм ремонтлауны махсус сервис үзәге экспертларына ышанып тапшырырга кирәк, - дип сөйли баш табиб вазыйфасын башкаручы Салават Гыйльметдинов. - Профессиональ алым - медицина белгечләренең үз эшләрен башкара алуының нигезе ул. Медицина җиһазларын монтажлаганда башлангыч көйләүләр һәм режимнар сайлау зур әһәмияткә ия. Техника һәрвакыт яңартыла, ә яңалыкларның башка функционалы һәм җайланмалары бар. Шуңа күрә инженерларның бурычы - медицина техникасын дөрес көйләү.
Медицина җиһазларын файдалануга тапшырыр алдыннан оешма аның өчен инженер-төзелеш ягыннан бинаны әзерли: техника өчен җитәрлек күләмдә кондиционерлар һәм вентиляцияләр тәэмин итә, су үткәрә, аның өчен өстәмә урыннар төзи, өзлексез электр туклануы чыганагын ала.
Киләсе атнада ук Балтач дәваханәсендә беренче пациентларны яңа җиһазларда тикшерергә планлаштыралар.
Фото: baltach-crb.ru
#национальныепроекты