-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иң мөһиме - эш урыннары булдырылды

Дәүләкән районы аграрийлары югары уңышка ирешә.

Иң мөһиме - эш урыннары булдырылды
Иң мөһиме - эш урыннары булдырылды

Дәүләкән районы аграрийлары төрле проектларда, грант ярдәме конкурсларында актив катнаша. Әйтик, кичә Чуенчы авылыннан "Л. А. Габдрахманова" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы герефорд токымлы 40 баш тана сатып алган. Эшкуар фикеренчә, бу токымны сайлау очраклы гына булмаган: аны асрау кыен түгел, шул ук вакытта ит сыйфаты белән аерылып тора.

Әлеге маллар "Агростартап" программасы буенча сатып алынган, ул "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Дәүләкән районының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Эльвира Зарбеева мәгълүматы буенча, 2019 һәм 2020 елларда конкурсны узган алты авыл малтабары крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән грантлар алган. Шушы чорда грант акчаларына 140 баш эре мөгезле терлек, 20 ат һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, ә иң мөһиме - эш урыннары булдырылган.

Фото: apkrb.info

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: