Проектны эшләүдә профессиональ архитекторлар гына түгел, халык та катнашты – аларның фикерләре һәм тәкъдимнәре яңа ял итү зоналары нигезенә ятты.
«Ашлык» дип аталган яңа скейт-паркта гадәти булмаган арт-объектлар барлыкка килде – соры трансформатор будкалары зәвыклы итеп үзгәртелде. Аларны бизәүгә өч рәссам үз өлешен кертте.
Бүген без Дүртөйле рәссамы Артур Абдрахманов иҗаты белән уртаклашырга булдык, ул үзенең сәнгате турында менә ниләр сөйли:
- Яңа парк матурлыгына үз өлешемне кертү тәкъдимен мин бик теләп кабул иттем. Безнең шәһәрдә ирекле темага арт-объект булдырылуын, анда уй-фикерләргә иҗади очыш бирергә мөмкин булуын күптән теләдем. Заказчыны хәтта диварны кара төскә буяуларын соравым да борчымады.
Шәһәр мохите, скейт-парк, балалар... Барысы да сөйкемле, позитив һәм кара дивар. Бу башта шикле яңгырады, әмма миңа тулысынча ышандылар. Монда мин заманча каллиграфияне сурәтләдем һәм барысы да уңышлы килеп чыкты кебек, - дип сөйләде ул.
Фото: Дүртөйле районы хакимияте сайтыннан.