+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Караидел районында - берьюлы ике мәдәният йорты!

Караидел районының Яугилде һәм Караяр авылларында күпфункцияле авыл мәдәният йортлары төзелеше тәмамланып килә.

Караидел районында - берьюлы ике мәдәният йорты!
Караидел районында - берьюлы ике мәдәният йорты!

Ике төзелеш тә "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр район хакимиятендә.

Яугилдедә 150 урынга исәпләнгән күпфункцияле мәдәният йорты төзелеше узган елда республика адреслы инвестицион программасын финанслау хисабына башланган иде. Агымдагы елның җәенә биредә түбәне монтажлау тәмамланган, фасадларны тышлау эшләре бара, инженерлык челтәрләре сузыла, җылыту системасын монтажлау төгәлләнеп килә. Көзге, кресло, санлы пианино һәм синтезатор, музыкаль үзәкләр, көнкүреш җиһазлары, су җылыткычлар, спорт җиһазлары, инвентарь һәм хореография снарядлары белән тәэмин итү буенча аукционнар төгәлләнгән.

– Күрсәтелгән җиһазлар исемлеге буенча Яугилде мәдәният йортының, чыннан да, күпфункцияле булуы күренә, - ди Караидел районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Булатов. - Анда барлык категория гражданнарның – балалардан алып өлкән яшьтәге кешеләрнең - мәнфәгатьләре исәпкә алыначак. Һәркем күңеленә хуш килгән шөгыль табачак. Биредә уку түгәрәкләре дә, спорт секцияләре дә, китапханә дә, халык һөнәрчелеге лабораторияләре дә булачак.

Караяр авылында мәдәният йорты да күп кешене үзенә җәлеп итәчәк, дип көтелә. Ул шулай ук 150 урынга исәпләнгән. Социаль объектны финанслау социаль максатлы программалар фонды аша тормышка ашырыла. Төп эшләр тәмамланган. Бу көннәрдә эчке бизәкләү, территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Фото: Караидел районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: