-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Йортлар төзекләнә, подъездлар матурлана!

Уфаның Совет районында күпфатирлы йортларда гомум милекне капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында эшләр дәвам итә.

Йортлар төзекләнә, подъездлар матурлана!
Йортлар төзекләнә, подъездлар матурлана!

Агымдагы елда күпфатирлы 45 йорт ремонтланачак. Аларның 7сендә – түбә, 4есендә – йорт эчендәге инженерлык системаларын (3сендә – су белән тәэмин итү, су бүлү, 1сендә – электр) ремонтлау, күпфатирлы 21 йортта лифтларны алыштыру, 4есендә - фасадны ремонтлау, 2сендә җылылык белән тәэмин итү һәм шәхси җылылык пункты буенча идарә итү узелын урнаштыру планлаштырыла, күпфатирлы 7 йортта проект-смета документациясе әзерләнәчәк һәм йортларны тикшерү үткәреләчәк.

Аеруча игътибар эшнең сыйфатына бирелә. Уфа мэриясе сыйфат һәм сроклар буенча эшләрне башкаруны контрольдә тота.

Шуны әйтергә кирәк, бу эшләр ярдәмендә республика "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешә алачак.

Фото: ufacity.info

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: