Төбәк Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, Президент Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты нигезендә Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл китапханәсенә начар күрүче кешеләр өчен тифлофлешплеерлар сатып алынган. Алар ярдәмендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр санлы аудиокитаплар дөньясын ачачак.
Тифлофлешплеерлар инвалидларның яшәешендәге кайбер чикләүләрне бетерү, аларга укырга, аралашырга, хезмәт белән шөгыльләнергә булышу өчен тәгаенләнгән. "Сөйләшә торган китаплар"ны уку җайланмасы үзенә җәлеп итүче уңайлы дизайнга ия, аның белән эшләве бик җиңел. Камилләштерелгән сөйләм синтезаторы, ачык һәм төпле сөйләм яраткан китапларны рәхәтләнеп тыңлау мөмкинлеген бирә.
"Күптән көтелгән бу җиһазларны алу «”Мәдәният” гомумдәүләт проекты ярдәмендә мөмкин булды. Киләчәктә начар күрүчеләр барлык мәгълүмат төрләре белән дә эшли алачак. Китапханәдә “сөйләшүче китаплар”, аудио һәм видеофайлларны тифлофлешплеер ярдәмендә тыңлау өчен уңайлы шартлар тудырылган.
- Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең башкалар белән беррәттән китапханәгә һәм мәдәни учреждениеләргә йөри алу, аралашу һәм мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Бу юнәлештә һәр адым авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә хезмәт итә, - ди үзәк китапханә методисты Айрат Ильясов.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
Фото: srk.nationalpriority.ru