-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Республикада яңа мәктәпләр арта

Учалы шәһәрендә 1225 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә башлады.

Республикада яңа мәктәпләр арта
Республикада яңа мәктәпләр арта

Башкортстанның Учалы шәһәрендә 1225 урынга исәпләнгән белем учагы шәһәр мәктәпләрендәге укыту процессын бер сменага күчерергә мөмкинлек бирәчәк. Әлеге мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заман мәктәбе” төбәк проекты кысаларында башкарыла.

Яңа мәктәпнең мәйданы 18 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Дүрт катлы бинада спорт залы, иркен ашханә, тантаналар залы, кабинетлар, киң коридорлар булачак. Башлангыч сыйныфлар өчен уен зоналары белән аерым блок каралган. Бинада мөмкинлекләре чикле укучылар өчен пандуслар куелачак, ә эчтә ике лифт булачак.

Мәктәптә, шулай ук, җиде уен мәйданчыгы, баскетбол, волейбол һәм гимнастика өчен хәвефсез өслекле, йөгерү өчен универсаль мәйданчыклар каралган. Проектка ярашлы, тантаналы чаралар һәм ял итү өчен аерым урыннар булдырылачак.

Биредә төзелеш-монтаж эшләре киләсе елда тәмамланачак, дип көтелә.

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

 

Фото: Учалы районы мәгариф бүлеге сайтыннан.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: