5 июльдән 16 июльгә кадәр "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Краснокама районы территориясендә "Сәламәтлек поезды" эшләде. “Сәламәт республика — сәламәт төбәк” акциясе республика Башлыгы Радий Хәбиров патронажы астында үткәрелә.
Мобиль медицина комплексы заманча корылмалар белән җиһазландырылган һәм эш өчен кирәкле барлык әйберләр белән тәэмин ителгән. Аның составына күчмә “Сәламәтлек үзәге”, фельдшер-акушерлык пункты, флюорография, маммография керә. Авыл халкына тирәнтен диагностиканы югары квалификацияле табиблар бригадасы үткәрде: терапевт, хирург, гинеколог, офтальмолог, уролог, эндокринолог, онколог һәм башка белгечләр. Краснокамалыларга тикшеренү һәм шунда ук үз анализлары нәтиҗәләрен белү мөмкинлеге бирелде. Медицина ярдәме сорап 1100гә якын кеше мөрәҗәгать итте. Шунда ук халык коронавирус инфекциясеннән вакцина ясата алды, 340 кеше прививка ясатты.
"Сәламәтлек поезды" халыкны Яңа Каенлык, Яңа Нугай, Яңа Кабан, Раздолье авылларында кабул итте. Якын-тирә торак пунктлардан әлеге авылларга халыкны автобусларда алып килү оештырылды. Халык үзенең сәламәтлегенә карата мондый кайгыртучанлыктан канәгать калды һәм мондый “поезд”ларның алга таба да эшләвен теләде.
"Ике сәгать эчендә барлык тар белгечләрне уздым, анализлар тапшырдым. Бик җайлы. Эш яхшы оештырылган, табиблар кайгыртучан, күңелгә рәхәт. Киләчәктә дә мондый “поезд”лар эшләсен иде. Бу - бик мөһим һәм кирәкле чара", — дип сөйли Шәрип авылы участогыннан Гөлфирә Миңнеханова.
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
Фото: srk.nationalpriority.ru