“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Урманнарны саклау” федераль проекты буенча быел Башкортстанда зур эшләр башкарыла. Мөһим дәүләт программасы бер үк вакытта табигый байлыгыбызны сакларга гына түгел, ә “яшел калканыбыз”ны республика икътисады мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле файдаланырга да ярдәм итә.
Бу турыда күптән түгел республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде.
Гомумдәүләт проекты тармак алдындагы көн кадагында торган бурычларны хәл итәргә, урманнарыбызны саклау юнәлешендә җитди эш алып барырга мөмкинлек бирде. Әлеге проект кысаларында урман хуҗалыгына яңа махсус техникалар сатып алынды. Язгы айларда, шулай ук, республика буенча
1,5 миллион төп яшь үсенте утыртылуы да “Урманнарны
саклау” проектындагы мәртәбәле чара буларак билгеләнде.
Ә инде ике ай элек кенә урман янгыннарына каршы көрәшү өчен федераль проект кысаларында яңа техника сатып алынуы, гомумән, урман янгыннары котырынган быелгы җәйдә тоемлы ярдәм булды.
Республикада язын һәм көзге айларда яшь үсентеләр утырту матур традициягә әверелде. Урман хуҗалыгы министрлыгы башкортстанлыларның мондый активлыгын ел саен күтәреп ала һәм төрле чаралар белән булышлык итә. Быел Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы уңаеннан “Хәтер бакчасы” дигән Халыкара акция игълан ителде. Чарага 24 апрельдә — Башкортстанда экологик чаралар башланган көнне старт бирелде. Тармак министры Марат Шәрәфетдинов сүзләренә караганда, 15 майга кадәр дәвам иткән акция кысаларында муниципаль районнарда һәм урманчылыкларда барлыгы 1,5 миллион төп агач утыртылган һәм әлеге чарада 160 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Белорет, Кырмыскалы районнарында утыртылган яшь агачлар 51,6 — 50,6 мең данәгә җитсә, Зилаер, Бөрҗән, Борай һәм Ишембайда 30 меңнән артып киткән.
— Гомумдәүләт проекты республикабызның болай да гүзәл табигатен тагын да матуррак итәргә мөмкинлек бирде, — ди Марат Искәндәр улы. — Әлеге проект кысаларында бүленгән 162,3 миллион сумның 69 миллион сумы урманнарны тергезү чараларына юнәлтелде. Без язгы айларда ук урманнарны ясалма тергезү һәм утырту буенча билгеләнгән планның 90 процентын үтәдек. Бу эш еллык план буенча 6910 гектарда каралган булса, башкарылганы инде 6300 гектарга җитте. Фәкать майның беренче көннәреннән үк эссе һава торышы саклану гына яшь үсентеләр утыртуны дәвам итүне туктатты.
Белешмә. Тармак министрлыгы тарафыннан кабул ителгән документка ярашлы, ябык тамыр системасы белән булган чәчкен (яшь үсентеләр) 2022 елдан башлап 5 миллион данә таләп ителә башлаячак. Быел республика урманчылары үз көчләре белән гомум мәйданы 5,3 мең квадрат метр булган 21 теплица төзегән. Анда барлыгы 2 миллион төп чәчкен үстерелгән. Гомумән, гомумдәүләт проекты кысаларында кабул ителгән программага ярашлы, быел республикада урманнарны тергезү белән бәйле чаралар 14,5 мең гектарда, ягъни узган елда киселгән мәйданнардан күбрәк күләмдә башкарылачак.
— “Экология” гомумдәүләт проекты буенча быел республика Урман хуҗалыгы министрлыгының техник базасын ныгыту юнәлешендә дә күләмле эш башкарылды, — ди министрлыкның бүлек начальнигы Айрат Искәндәров. — Май ахырында урманчылыкларга 33 берәмлек махсус урман хуҗалыгы һәм янгыннар белән көрәш техникасы, шулай ук, 45 берәмлек төрле җиһазлар тапшырылды. Яңа техника федераль бюджет исәбенә сатып алынды. Шул рәвешле, быел тармакның урман янгыннарына каршы көрәш техникалары белән тәэмин ителеше 89 процентка җитәчәк. Федераль дәрәҗәдәге мондый ярдәмне без Башкортстан урманнарын саклау һәм тергезү юнәлешендә мөһим адым дип кабул итәбез.
Мәгълүм булуынча, “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Урманнарны саклау” проекты буенча, Башкортстанда быел урман янгыннары аркасында килгән зыян күләмен 17,3 миллион сумнан арттырмау бурычы куелды.
Кызганычка каршы, быел яз ахыры һәм җәйнең тәүге айлары аномаль эсселеге белән зур сынаулар тудырды. Русиянең Урман хуҗалыгы министрлыгы, мәсәлән, июль башында ук илнең 28 төбәгендә урман янгынна-рының, башка еллар белән чагыштырганда, ешрак күзәтеләчәге турында кисәтте. Идел буе федераль округында әлеге исемлектә Башкортстан да бар. Федераль мониторинг хезмәте, атап әйткәндә, республикабызның көньяк-көнчыгыш һәм безгә якын булган Ырынбур өлкәсенең көнчыгыш биләмәләрендә урман янгыннары куркынычының зур булу ихтималлыгы турында хәбәр итте.
Республика урман хуҗалыгы министры приказына ярашлы, 5 июльдән 25 июльгә кадәр Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Күгәрчен, Учалы һәм Хәйбулла районнарындагы урманнарга керү, шулай ук, транспорт белән керү чикләнә.
Узган атнада республика урманнарында урман янгыннарын кисәтү һәм аңа каршы көрәшү белән бәйле мәсьәләләр Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә каралды. Чарада билгеләнүенчә, хәл аеруча катлаулы булып кала. Министр Марат Шәрәфетдинов белдерүенчә, июльнең тәүге ункөнлегенә урман фондындагы быелгы янгыннар саны узган елгы күрсәткечтән 4,5 тапкырга диярлек артыграк күзәтелә, ягъни гомум мәйданы 2323 гектардагы урман янгыннары саны 205кә җиткән. Күрелгән зыян якынча 3,1 миллион сум тәшкил итә.
Белешмә. Янгыннарны аның беренче минутларында ук сүндерә башлау мөһим. Вакытны югалту тагын да күбрәк көч, техника таләп итәчәген онытмаска кирәк. Биеклеге бер метрдан артмаган ялкын 200-400 градустагы эсселек белән сәгатенә бер километр тизлектә яңа территорияләрне ялмый бара.
Олег Төхвәтуллин.