+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Агыйделдә чөгә арткан

Республикада «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты чараларын тормышка ашыруга зур игътибар бирелә.

Агыйделдә чөгә арткан
Агыйделдә чөгә арткан
Республикада «Экология» гомумдәүләт проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты чараларын тормышка ашыруга зур игътибар бирелә.

Республиканың иң эре предприятиеләренең берсе ПОЛИЭФ Агыйдел елгасына 10 мең чөгә балыгы җибәргән. Балык тоту урыннары Русия балыкчылыгының Урта Идел территориаль идарәсе тарафыннан билгеләнгән, һәм биологик су ресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм аларны саклауның төбәк бүлекләре белән килешү төзелгән.

Чөгә балыкларын махсус җиһазландырылган контейнерларда китергәннәр: аларда тиешле температура саклана, су махсус фильтрлар аша уза һәм балык юлда һәлак булмасын өчен, кислород белән баетыла. Һәр чөгәнең авырлыгы 3 граммнан да ким түгел.

Русия сулыкларына ясалма рәвештә балык җибәрү эшчәнлеге компаниянең тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге стратегик бурычларын тормышка ашыру кысаларында башкарыла. Ул экология системаларын һәм биологик төрлелекне саклау, табигый ресурсларны тергезү буенча чаралар комплексын үз эченә ала. Бу төбәктә булышлык итә.

- Республиканың эре предприятиеләренең ел саен экологиягә үз өлешен кертүе һәм башка компанияләрне табигатьне саклау буенча акцияләр үткәрүгә этәрүе бик куанычлы күренеш, - дип фикерләре белән уртаклашты Башкортстан Республикасы Экология министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Максим Некрасов.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: