+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Эшләгән кешегә ярдәм булачак

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган чаралар яхшы нәтиҗәләр бирә.

Эшләгән кешегә ярдәм булачак
Эшләгән кешегә ярдәм булачак

Борайда яшәүче эшкуар Рәвис Камалов нәкъ әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында дәүләттән финанс ярдәм алуга ирешкән.

Камаловның оешмасында 11 кеше эшли һәм 30лап төр продукция җитештерә: трактор һәм ат тырмалары, йөк төягечләре, отваллар, мунча мичләре, мангаллар, коймалар, капкалар һәм эскәмияләр, теплицалар, чәчәк түтәлләре һәм башкалар.

Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү муниципаль программасында катнашып, Русия башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы барлыкка килгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башбангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Рәвис дәүләт ярдәме белән металл кисү өчен станок сатып алган.

Фото: Борай районы хакимияте сайтыннан.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: