-19 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Юлга чыксаң - аек бул. Эләгәсең!

Башкортстанда ял көннәрендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли, киңкүләм тикшерүләр үткәрә.

Юлга чыксаң - аек бул. Эләгәсең!
Юлга чыксаң - аек бул. Эләгәсең!

Ял көннәрендә юл хәленең катлаулануы көтелә, шәһәрдән чыгучы автомобильчеләрнең күп булуы исәбенә транспорт агымының тыгызлыгы сизелерлек артыр дип көтелә.

Юллардагы иң проблемалы участокларда транспорт хәлен нормальләштерү өчен өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары куела.

Төбәк дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да руль артында исереклек проблемасына битараф калмауны, полициягә юлда үзләрен дөрес тотмаган, исерек хәлдә руль артына утырган шоферлар турында үз вакытында хәбәр итүне сорап мөрәҗәгать итә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утыручыларга карата оператив чаралар күрергә әзер.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: