-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Чәчүлек җирләрен страховкалау мөһим

Быелгы күрсәткечләр былтыргыдан югары.

Чәчүлек җирләрен страховкалау мөһим
Чәчүлек җирләрен страховкалау мөһим

Башкортстан игенчеләре авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен страховкалау планын арттырып үтәде. Республика Хөкүмәте белән Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында килешү буенча республикада авыл хуҗалыгы чәчүлекләрен страховкалау буенча план күрсәткечләре 75 мең гектар тәшкил итә. Хәзерге вакытта 105 мең гектар җир страховкаланган. Бу планнан 30 мең гектарга артык. Чагыштыру өчен, 2020 елда бу күрсәткеч 83,4 мең гектар булган.

- Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре бүгенгә барлык чәчүлекләрнең 7-8 процентын страховкалады, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Әлшәй районындагы "Кыр көне" зона киңәшмәсендә.- Моны без җитәрлек дип санамыйбыз, чөнки барлык мәйданнарның кимендә дүрттән бере күрсәткеченә омтылабыз. Өстәвенә, бу максатларга сизелерлек дәүләт ярдәме каралган, аның күләме агымдагы елда ике тапкыр арткан.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты кысаларында мондый башлангычлар киләчәктә тагын да үсешәчәк.

Фото: agriculture.bashkortostan.ru

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: