-22 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10

"Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре" фильмы күрсәтелә башлады

"Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре" фильмы кинотеатрларда зур уңыш белән бара.

"Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре" фильмы күрсәтелә башлады
"Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре" фильмы күрсәтелә башлады
"Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре" фильмы кинотеатрларда зур уңыш белән бара.

Күптән түгел Иглин авылында республика кинотеатрларында «Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре» документаль фильмын күрсәтү сериясе старт алды. Бу фильм Владимир Путин Уфага "Хезмәт батырлыгы шәһәре" исемен биргәннән соң Президент гранты исәбенә төшерелде.

"Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре" - документаль фильм, әмма аны тамашачылар, бигрәк тә яшьләргә кызыклы итү өчен берничә сәнгать әсәре дә кертелгән. Шулай итеп, тарихи хроника сәнгатьчә фикерләү, конкрет кешеләрнең язмышлары, аларның тормышы һәм тылдагы эше белән үрелеп бара.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә билгеләп үткәнчә, тамашачыларны күбрәк җәлеп итү өчен Уфаның сугыш еллары турындагы фильм республика кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Ул Русия кинотеатрларында «КиноПлан» кинокүрсәтүләр белән идарә итү федераль системасы күрсәтелүгә тәкъдим ителгән кинокартиналар исемлегенә кертелде. Шулай итеп, 22 июльдән фильм бөтен республика буенча таратыла.

Фильм бүген - Кырмыскалыда, 29 июльдә - Красноусолда, 4 августта - Салаватта, Кушнаренкода, 5 августта - Бәләбәйдә, 9 августта - Ишембайда, 12 августта Дүртөйледә күрсәтеләчәк.

30 сентябрьгә кадәр фильм Баймак, Бишбүләк, Борай, Югары Кыйгы, Ермолаево, Зилаер, Караидел, Мәсәгуть, Морак, Приют, Раевка, Иске Балтач, Иске Субхангол, Стәрлебаш, Чакмагыш, Шаран авылларында күрсәтеләчәк.
Тамашачылар өчен керү бушлай.

Шулай ук бушлай һәм чикләнмәгән вакытка «Уфа – Хезмәт батырлыгы шәһәре» картинасы социаль челтәрләргә куелган.

Бу фильмның республика районнарында күрсәтелүе Башкортстанда "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр башкарылуының бер дәлиле булып тора.

#БашкортстанГомумдәүләтПроекты

Фото: Башинформ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: