+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә!

Күмертауда "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты катнашучысы булган "Ойлтиммаш" заводы җиһазлар җитештерү вакытын ике тапкыр тизләткән. Бу хакта Башкортстан Республикасының икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов сөйләде.

Гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә!
Гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә!
- «Ойлтиммаш» заводы өч фазалы сепаратор җитештерү проектын гамәлгә ашырды. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашу нәтиҗәсендә предприятие процесс вакытын 480 сәгатьтән 240 сәгатькә кадәр кыскарта алды, ә төгәлләнмәгән җитештерү күләме 24 данәдән 11 данәгә кадәр кимеде, - дип билгеләде Айрат Фәхретдинов.

Пилот объекты буларак, термик кисү участогы сайланды, чөнки монда төп клиентлардан заказларны югалту, продукциянең үзкыйммәте базарыннан артта калу куркынычы бар иде, өстәвенә, җитештерүне арттыру өчен резервлар да җитәрлек иде.

- «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасында уку һәм катнашу - предприятиедә сакчыл җитештерүне оештыру буенча белем һәм инструментлар алу өлкәсендә зур алга китеш ул. Пилот участогында сакчыл җитештерү инструментлары уңышлы файдаланылды. Хәзер алар башка участокларда гамәлгә ашырыла, - диде техник директор Антон Николаев.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: