+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Инвесторларга яңа ярдәм чарасы гамәлгә керә

Безнең илдә беренче тапкыр инвесторлар 2024 елга кадәр кунакханәләр төзү һәм реконструкцияләүгә 3-5 процент ставкасы белән ташламалы кредитлар ала алачак - моның өчен Хөкүмәт 18,8 миллиард сум бүлеп биргән, дип сөйләде "Ростуризм" җитәкчесе Зәринә Догузова ведомство сайтында.

Инвесторларга яңа ярдәм чарасы гамәлгә керә
Инвесторларга яңа ярдәм чарасы гамәлгә керә
Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты белгечләре аңлатканча, ярдәмнең яңа чарасы инвесторларга заем акчаларын җәлеп итеп, кимендә "өч йолдыз" категориясендәге кунакханәләрне төзергә яисә реконструкцияләргә, 5 мең квадрат метрлы мәйданлы яисә 120 номерлы фонд, шулай ук шифаханәләр төзергә мөмкинлек бирәчәк. Кредитлар 15 елга кадәр еллык 3-5 процент ставка белән биреләчәк.

"Ростуризм" инвестиция проектларын сайлап алу критерийларын, шулай ук кредитларның минималь һәм максималь күләмнәрен раслаган. Ә 9 июльдән ведомство программада катнашучы банклардан заявкалар кабул итә башлаган.

Узган аккредитацияне банклар потенциаль заемщикларны ышанычлылык һәм финанс тотрыклылыгы күзлегеннән сайлап алачак, алга таба "Ростуризм"га ташламалы кредитлауга дәгъва кылучы инвестиция проектлары исемлеген бирәчәк. Кредитлар бирү буенча ахыргы карар "Ростуризм" тарафыннан туризм буенча Хөкүмәт комиссиясе белән берлектә кабул ителәчәк.

"Ростуризм"да заманча кунакханәләр барлыкка килү һәм номер фондын яңарту «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында базарда көндәшлекне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар.

Фото: Башинформ

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: