-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Стәрлетамакта ике балалар бакчасы ачылачак

Стәрлетамакның Көнбатыш торак районындагы 4А һәм 7Б бистәләрендә 260 һәм 90 урынлык ике яңа балалар бакчасы эшли башлаячак.

Стәрлетамакта ике балалар бакчасы ачылачак
Стәрлетамакта ике балалар бакчасы ачылачак

Стәрлетамакның Көнбатыш торак районындагы 4А һәм 7Б бистәләрендә 260 һәм 90 урынлык ике яңа балалар бакчасы эшли башлаячак.

Бүгенге көнгә барлык төзелеш-монтаж һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарылган. Объектлар ярашлылык турында бәяләмә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт алган. Быел сентябрьдә үк учреждениеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кабул итәчәк.

Балалар бакчаларын төзү «Демография» гомумдәүләт проекты һәм Республика адреслы инвестицион программасы ярдәмендә мөмкин булды. Дәүләт заказчысы - Башкортстан Республикасының Капиталь төзелеш идарәсе.

260 урынлы балалар бакчасында 12 төркем оештыру планлаштырыла. 90 урынлы бакча дүрт төркемгә исәпләнгән. Һәр төркемнең үз бүлмәсе, уен зонасы, гомум кулланылыштагы урыннары булачак. Шулай ук учреждениеләрдә спорт залы, медпункт һәм өстәмә белем алу кабинетлары урнашкан.

Бина ишегалдында физкультура мәйданчыклары, аларда уен һәм спорт җиһазлары комплектлары урнаштырылган. Учреждениедә лифтлар каралган, алар пандуслар белән җиһазландырылган.

Фото: Стәрлетамак районы хакимияте сайтыннан

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: