+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яшь спортчылар сынатмады

Чакмагыш районында велоспорт буенча ярышлар узды.

Яшь спортчылар сынатмады
Яшь спортчылар сынатмады
“Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Чакмагыш районының Юмаш авылында 2006 елда туган һәм аннан да кечерәк малайлар һәм кызлар арасында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты В. В. Соколов призына велоспорт буенча Башкортстан Ачык беренчелеге үтте.
Ярышлар Башкортстан Республикасы Велоспорт федерациясе календарена кертелде, бу исә республика һәм Бөтенрусия велоспортын үстерүгә Хаҗиев Радим Вил улы җитәкчелегендәге район велосипедчыларының зур өлеш кертүен тану булды.

Чараның максаты — велосипед спортын популярлаштыру, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсмерләрне начар күренешләрдән читләштерү һәм Русия ярышларында катнашу өчен иң көчле спортчыларны ачыклау. Ярышларда алты командадан 70 кеше катнашты — Октябрьский, Дүртөйле шәһәрләре, Кушнаренко, Дүртөйле, Благовар һәм Чакмагыш районнары вәкилләре.

Яшь спортчыларны һәм кунакларны Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова һәм Чакмагыш районы хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Галләмов сәламләде. Алар спортчыларга — кызыклы ярышлар, югары нәтиҗәләр, ә кунакларга һәм тамашачыларга яхшы кәеф һәм якты тәэссоратлар теләделәр.

“Шоссе велоспорты буенча ярышлар һәрвакыт спортчылар арасында зур популярлык казанды. Менә дигән оешма, безгә монда бик ошый, керү урыны бик уңайлы. Ярышлар югары дәрәҗәдә узды, шундый матур ярыш өчен оештыручыларга зур рәхмәт " — дип билгеләп үтте Благовар авылы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Р. Янбаев.

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Алар арасында Дүртөйле, Благовар, Кушнаренко районнары, Октябрьский шәһәре, Семилетка авылы спортчылары бар.

Җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

 
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин
 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: