+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Әйдаманнар лигасы”нда буласың киләме?

Яшь педагогларны һәм студентларны Бөтенрусия конкурсында катнашырга чакыралар.

“Әйдаманнар лигасы”нда буласың киләме?
“Әйдаманнар лигасы”нда буласың киләме?
Башкортстанның яшь педагогларын һәм педагогия югары уку йортлары студентларын “Әйдаманнар лигасы” конкурсында катнашырга чакыралар. Бөтенрусия вожатыйлар һөнәри осталык конкурсы — Русия мәктәп укучылары хәрәкәте проектларының берсе.

Балалар белән эшләүче белгечләр өчен ачык конкурс һөнәри, профессиональ һәм санлы күнекмәләрне үстерү, балалар белән эшләү тәҗрибәсе һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу өчен үткәрелә. Әлеге чара Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Социаль активлык” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
“Әйдаманнар лигасы” конкурсында җиңүчеләр Бөтенрусия балалар үзәкләре базасында белем бирү курслары, стажировка һәм белем бирү турлары узу һәм федераль кадрлар резервының бер өлеше булу мөмкинлеге алачак.

Быел конкурс өч этапта уза: заявка, читтән торып, йомгаклау. “Әйдаманнар лигасы” конкурсында катнашу өчен гаризаны 2021 елның 15 сентябренә кадәр вожатый.рф сайтында тапшырырга мөмкин.

Башкортстанда Русия мәктәп укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлеге августта конкурс шартлары турында вебинар үткәрергә планлаштыра. Сорауларны 8-960-243-09-76 номеры буенча бирергә яки Lilyana14@mail.ru к. почтасына җибәрергә мөмкин.
2020 елда “Әйдаманнар лигасы” Бөтенрусия осталык конкурсына илнең 85 төбәгеннән 4000нән артык кеше гариза биргән.
Башкортстаннан — 60 кеше. Шуларның 14е Русия мәктәп укучылары хәрәкәтенең “Әйдаманнар лигасы” Бөтенрусия конкурсы финалчылары, ә 4есе җиңүче булды.

Русия мәктәп укучылары хәрәкәте 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәр укучыларны, ата-аналарны һәм педагогларны берләштерә. Хәрәкәт балалар белән эшләү, тәрбия һәм ял оештыру өчен заманча һәм стандарт булмаган ысулларны тәкъдим итә.


#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Фото: Всероссийский конкурс «Лига вожатых»

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: