-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кабак авылында парк төзекләндерелә

Кырмыскалы районының Кабак авылында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» муниципаль программасы кысаларында Русия урамындагы паркны төзекләндерү төгәлләнеп килә.

Кабак авылында парк төзекләндерелә
Кабак авылында парк төзекләндерелә

Аны 2019 төзекләндерә башлаганнар иде. Балалар һәм спорт мәйданчыгын билгеләделәр, анда ябык территориядә балалар футбол һәм баскетбол уйный. Яктылык үткәрелгән. Хәзер киңкүләм күңел ачу һәм концертлар өчен сәхнә төзү бара, койма коела, иҗтимагый территориянең периметры буенча видеокамералар һәм рулон газонын урнаштырасы калган. Хакимияттә, эшләр 30 августка кадәр тәмамланырга тиеш, дип аңлаттылар, әмма иртәрәк тәмамларга планлаштыралар, шуннан соң паркның рәсми ачылышы узачак.

28 июльдә район хакимияте биредә халык җыены оештырды. Очрашуга 7нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев та чакырылган иде.

- Без илдә һәм республикада гамәлгә ашырылучы барлык программаларда катнашабыз. Без төзегән һәр объект шактый кыйммәт. Әлеге паркны без «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча башладык. Торак пунктта яшәүчеләр белән бергә иҗтимагый киңлек өчен урын сайланды, алар биредә күрергә теләгәннәрен җиткерде, - дип сөйләде район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров.

Павел Качкаев билгеләп үткәнчә, Уфаның барлык балалар мәйданчыклары да Кабак паркы кебек җиһазландырылмаган. Барлыгы исә мондый объектларга ил буенча тулаем алганда 65 миллиард сум бүлеп бирелә, биш меңгә якын иҗтимагый территория төзекләндерелә.

- Республикада балалар һәм өлкәннәр өчен елына 100-130 зур һәм кечкенә объект төзелә. Безнең гражданнарның ял итү өчен мөмкинлекләре булуы мөһим, - дип ассызыклады Павел Рюрикович.

Җыенда халык авыл Советы территориясендә балалы яшь гаиләләрнең күп булуын һәм үзәк биләмәдә бассейн һәм пляж да булдырасы килүен әйткән булган.

- Якын арада Кырмыскалы авылында бассейн төзү планлаштырыла. Аны элегрәк төзергә тиешләр иде, ләкин пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Шулай булгач, Кабакта бассейн вәгъдә итмибез әле. Пляжга килгәндә, районыбызда су коену өчен төзекләндерелгән бер урын булдырырга тырышабыз. Моңа 800 мең сум тирәсе кирәк булачак. Быел без Прибельский авылында пляж ясадык, үткәнендә - район үзәгендә. Киләсе елда Кабакта пляж ясарга планлаштырабыз, - дип вәгъдә итте Әлфир Фәрхәт улы.

Шулай ук халык газ үткәрү, мәктәптә ашханә, спорт залы төзү турында да сораулар бирде. Район башлыгы һәм район хакимияте вәкилләре барлык сорауларга тәфсилле җавап бирделәр. Бу авылда 3813 кеше яши. Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урын җитмәү авылда иң актуаль проблема булып кала. Әлеге мәсьәлә этаплап хәл ителә: 2019 елда 50 урынлы балалар бакчасы төзелә башлаган һәм, бакчаның заказчысы буларак, төбәк хакимияте ышандыруы буенча, ул быел ук ишекләрен ачачак.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: