-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сәламәт авылда яшәүгә ни җитә!

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда «Сәламәт авыл» проекты старт алды, хәзер хәтта иң ерак авыл территорияләрендә яшәүчеләр дә COVID-19дан вакциналана алачак.

Сәламәт авылда яшәүгә ни җитә!
Сәламәт авылда яшәүгә ни җитә!

Проектның максаты - коллектив иммунитет булдыру һәм республика авыллары арасында яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналанган кешеләр санын арттыру.

Коллектив вакциналауда 31 августка кадәр авыллар, шулай ук авыл медицина хезмәткәрләре, старосталар һәм авылларның җәмәгать эшлеклеләре катнаша ала

Вакциналауның югары күрсәткечләренә ирешкән лидерларны ачыклау һәм сайлап алу максатыннан «Сәламәт авыл» проекты операторы тарафыннан катнашучыларны бәяләү критерийлары билгеләнә.

Проект нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты тарафыннан лидерлар дип танылган катнашучылар дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.

«Сәламәт авыл» проекты турында тулырак ассоциация сайтында белергә мөмкин.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: