-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Фармленд" компаниясе яңа башлангычларга нигез сала

Предприятиедә 170 эш урыны булдырылачак.

"Фармленд" компаниясе яңа башлангычларга нигез сала
"Фармленд" компаниясе яңа башлангычларга нигез сала

Башкортстан үсеш корпорациясендәге очрашуда 17 мең квадрат метр мәйданлы логистик үзәк төзү турында сөйләшү булды. «Фармленд» компаниясе ике инвестиция проектын гамәлгә ашырырга ниятли, гомум инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сум тирәсе, предприятиедә 170 эш урыны булдырылачак. Әлеге башлангыч «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проектының республикада нәтиҗәле гамәлгә ашырылуның да бер күрсәткече ул.

Проект Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә “Инвестсәгать”тә хупланды. Хәзер Башкортстан Республикасы Үсеш корпорациясе белгечләре бизнес-план эшләү һәм проектны өстенлеклеләр исемлегенә кертү өчен кирәкле документларны әзерләү белән шөгыльләнә.

- Бу проектны гамәлгә ашыру төбәкнең икътисади һәм социаль күрсәткечләре өчен мөһим, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасының үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов. - Корпорация партнерларының бәяләмәсе раслаганча, инвесторның безнең белән хезмәттәшлеге барлык административ процедуралар һәм килештерүләр узу тизлеген арттыра гына түгел, ә бизнес үсеше өчен әһәмиятле преференцияләр алырга мөмкинлек тә бирә.

#национальныепроекты

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: