+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Күзләре янып тора, идеяләре күп!"

Куергазыда балык фермасы ачылачак.

"Күзләре янып тора, идеяләре күп!"
"Күзләре янып тора, идеяләре күп!"

2021 елның маенда Куергазы районында "Эшкуарлар сәгате"ндә Степан Астрагаев белән Ксения Дерябинаның бизнес-проекты каралды.

Эшкуарлар балык фермасын һәм Покровка авылында төзекләндерелгән пляжлы ял базасын тәкъдим итте. Алар җир кишәрлекләрен арендага алып, маймычлар үрчетә башлаганнар иде. Район хакимияте башлыгы Юлай Ильясов белән очрашу барышында эшкуарларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләнде. Аерым алганда, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан агротуризмны үстерүгә субсидияләр һәм грант алуга дәгъва итәргә мөмкин.

Июльдә проектны гамәлгә ашыру барышы белән район хакимияте башлыгы һәм бизнес-шериф Тимур Идрисов танышты. Эшкуарлар милли колоритлы глэмпинг тәкъдир итте. Тирмәләр куелган, мунча төзелә, пирс җиһазландырылган. Уңайлы ял итәргә һәм балык тотарга августта ук мөмкин булачак: туристлар объекты якын арада ачарга планлаштыра.

- Эшкуарларның күзләре яна, идеяләре күп, планнары зур булуын күрү күңелле. Хакммият ягыннан Степан һәм Ксения проектына ярдәм итәчәкбез, - диде Юлай Ильясов. Проектны үстерү перспективалары билгеләнде. Чишмәләрне төзекләндерү, мини-ферма (зообакча) ачу, ә кышын чаңгыда һәм тюбингларда шууны оештыру планлаштырыла.

#национальныепроекты

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: