+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ярдәм алу мөмкинлеге тагын да артты

Моның турында сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев әйтте.

Ярдәм алу мөмкинлеге тагын да артты
Ярдәм алу мөмкинлеге тагын да артты

Республиканың төньяк-көнчыгыш районнары һәм Урал аръягы районнары территориясендә 10 миллион сумнан проектларны гамәлгә ашыручы инвесторлар инженерлык һәм транспорт инфраструктурасына чыгымнар өлешен компенсацияләүгә дәгъва итә ала. Бу хакта Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев хәбәр итте.

- Элек бу ярдәм чарасын юл буе сервисы өлкәсендәге проектларны 50 миллион сумнан гамәлгә ашыручы инвесторлар алырга мөмкин иде. Хәзер исә әлеге чик төньяк-көнчыгыш һәм Урал аръягы районнары өчен 10 миллион сумга кадәр кимегән, - дип хәбәр итте Алексей Гусев.

Өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда дәүләт ярдәме чараларын күрсәтүне билгели торган норматив-хокукый актка тиешле үзгәрешләр Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан 2021 елның 23 июлендә кертелде.

- Бу ярдәм чарасы эшкуарларның әлеге территорияләрдә проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынуын арттырырга ярдәм итәчәк, - дип йомгаклады республика сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев. Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта багланышлар 57 инвестор белән оештырылган, инвестицияләрнең гомум күләме 6 миллиард сумнан артык.

«Инвестиция сәгате» утырышларында юл буе сервисы өлкәсендәге 23 инвестор инвестицияләрнең гомум күләме 4,6 миллиард сум булган инвестиция проектларын каралды.

Шул рәвешле "Кече һәм урта эшкуарлык" гомумдәүләт проекты кысаларында үткән "Инвестиция сәгате" утырышлары бик күп эшкуарларга ярдәм итә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: