«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында ул финанс ярдәме алган һәм дисплей өчен автоклав сатып алып, бүген төрле катлаулылыктагы ремонт эшләре башкара.
Әлеге хезмәтләр бик кирәк, кесә телефоны һәркемдә диярлек бар. Әмма теләсә нинди смартфоннар да сафтан чыга, бу исә техника белән уртак тел таба белүчеләр өчен проблема түгел.
«Кечкенәдән төрле техника төзәтергә ярата идем», - дип искә ала Илгиз Альфред улы. Заказлар артканнан-арта бара, хәзерге вакытта аңа җаваплы ярдәмче кирәк.
Фото: Борай районы хакимияте