+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Китапханәдә — осталык дәресләре

Караидел районының күпфункцияле китапханәсендә китаплар укырга да, кызыклы чараларда катнашырга да була.

Китапханәдә — осталык дәресләре
Китапханәдә — осталык дәресләре
Караидел районының күпфункцияле китапханәсендә укырга гына түгел, кызыклы чараларда катнашырга да була. Шуларның берсе – ризык әзерләү.
Заманча китапханә Президент Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылган.

22 июльдә китап сөючеләр беренче тапкыр әдәби кафе зонасында үткән осталык дәресендә катнашкан. Балаларга кулинар сәнгать осталыкларын Ирина апалары Вәлиуллина күрсәткән. Ул үзе аш-суга бик оста. Тәмле-тәмле ризыкларны заказ буенча да пешерә, тортлар ясый.

Алъяпкыч тагып, инструктаж тыңлагач, балалар татлы капкейклар әзерләгән. Аны бакча җиләгеннән ясалган крем белән бизәгәннәр. Һәркем үз фантазиясен эшкә җиккән һәм нәтиҗәдә бик матур, тәмле капкейклар килеп чыккан. Аннары балалар үзләре әзерләгән сый-нигъмәтләр, чәй белән сыйланган.
Соңыннан кызлар һәм малайлар әдәби кафеда аш-су әзерләү буенча китаплар белән танышканнар.

“Миңа барысы да бик ошады. Мондый капкейкны өйдә әнием өчен дә әзерләп карыйм әле. Китапханәдә тәмлекәчләр ясарга өйрәнеп була дип, беркайчан да уйламаган идем. Кулинария буенча китап та сайладым әле, әни белән берәр рецепт буенча яңа ризык пешерергә уйлыйм”, - дип тәэссоратлары белән уртаклаша Нурия Салихова.


#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

 
 
Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: