+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Коррекцион мәктәпләр заманча булачак

Башкортстанда “Мәгариф” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру дәвам итә.

Коррекцион мәктәпләр заманча булачак
Коррекцион мәктәпләр заманча булачак
Республикадагы ике коррекцион белем бирү оешмасында матди-техник базаларны яңарту дәвам итә. Әлеге максатлы эшләр Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ике мәктәпне җиһазлау өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 14 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен Белорет коррекцион мәктәбендә һәм Стәрлетамак шәһәренең 25нче коррекцион мәктәбендә барлык сатып алу процедуралары үткәрелгән, мәктәпләргә яңа җиһазлар кайтарыла башлаган.

Сатып алу нәтиҗәләре буенча барлыкка килгән экономия, Русия Мәгариф министрлыгы белән алдан килешенеп, мебель хезмәт кабинетларын, тегү остаханәләрен җиһазлауга кулланылачак. Стәрлетамак 25нче коррекцион мәктәбендә сакчыл тотынулан калган акчаларга столяр эше буенча тагын бер кабинет ачу планлаштырыла.


#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Фото: gtrk.tv


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: