+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Мин җәй рәсеме ясыйм!”

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Чакмагыш районында балалар өчен мавыктыргыч чаралар уза.

"Мин җәй рәсеме ясыйм!”
"Мин җәй рәсеме ясыйм!”
Җәй — дөньяның матуррак, чагурак һәм бераз бәхетлерәк тә вакыты! Безнең балалар өчен ул нәкъ менә шундый булырга тиеш: игелекле, якты һәм хәвефсез!

Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында 27 июльдә Чакмагыш районы Аблай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Җиңү паркында, ачык һавада балалар өчен “Мин җәй рәсеме ясыйм!” дигән исем астында сурәтләр бәйгесе оештырган.

Конкурста 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәр балалар катнашкан. Барлык яшь рәссамнар да конкурска иҗади килеп, эшләрендә елның могҗизалы чорына – җәйгә карата үз карашларын белдергән. Кәгазь битләрендә күңелле бөҗәкләр, әкият геройлары, искиткеч җәйге кырлар, болыннар, чәчәкләр урын алган. Иң кечкенә катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтен күрсәтергә ярдәмгә килгәннәр. Рәсемнәр матур һәм әкияти, ә иң мөһиме – игелекле килеп чыккан. Конкурс ахырында барлык катнашучылар да татлы призлар алган.

"Балалар иҗаты — ул тылсымлы бер дөнья, анда ярышка урын юк. Җиңүчене сайлап алу мөмкин түгел, чөнки барлык рәсемнәр дә искиткеч булды”, — дип ассызыклый Аблай авылы мәдәният йорты мөдире Лида Шәяхмәтова.


#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты
#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #ВладимирПутин

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: