+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Балалар онкология үзәге төзелеп бетәчәк

Башкортстанда 2019 елдан «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының төп максатларын, бурычларын һәм иҗтимагый әһәмиятле нәтиҗәләрен тормышка ашыру максатларында эшләнгән 7 төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Балалар онкология үзәге төзелеп бетәчәк
Балалар онкология үзәге төзелеп бетәчәк
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешүләр төзү нәтиҗәсендә республикага бу елга 53 максатлы күрсәткеч җиткерелгән: шулардан 21 күрсәткеч буенча планга ирешелгән инде, 23 күрсәткеч буенча – уңай, 9 күрсәткеч буенча тискәре фараз бар. Бу хакта бүгенге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җиткерде.

Ул белдерүенчә, коронавирус пандемиясе аркасында күп кенә нәтиҗәләргә ирешеп булмаган. Әйтик, халыкның йөрәк авыруларыннан үлүендә нәкъ Ковид-19ның һаман таралуы да зур роль уйный. Мондый чирлеләр коронавирус йоктырса, хәлләре тагы да катлаулана һәм фаҗигагә китерә ала.

Былтыр халыкны диспансерлауны үткәрү тукталу, шулай ук планлы эшләрне чикләү яман шеш авырулары үсешендә дә чагылыш тапкан. Шулай ук, нарасыйлар үлеме арткан.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешкәндә муниципаль берәмлекләрдән коллегалар белән бергә эшләү мөһим роль уйный", - дип белдерде Максим Забелин. - "Сабыйлар үлеме" кебек мөһим күрсәткечкә тукталам. Беренче яртыеллыкта республика буенча аның күрсәткече тере туган 1000 балага 5,8 тәшкил итте, бу былтыргы яртыеллык белән чагыштырганда 3,3 процентка кимрәк. 1 яшькә кадәр 119 бала үлгән, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 3 балага кимрәк. Балтач, Караидел, Дуван, Мәчетле, Бакалы районнарында сабыйлар үлеме белән килеп туган хәл кискен кала. Шунысы куанычлы, ярты ел нәтиҗәләре буенча 22 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч тотрыклы саклана.

Максим Забелин Республика балалар клиник хастаханәсенең Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзүнең агымдагы торышы турында хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, үзәк төзелешен подрядчыларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашучыларның шикаятьләре аркасында кичектерделәр.

Министр белдерүенчә, объект төзелешен башкаруга конкурс йомгаклары буенча эшләр Арбитраж судында карала. Эшләрне тәмамлау срогына төзәтмәләр кертү һәм финансларны яңадан бүлү Республика адреслы инвестицион программасына кертелгән. Быел балалар онкологиясе һәм гематология үзәген төзү өчен республика бюджетыннан 150 миллион сум бүленгән.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, контракт төзеләчәк подрядчы якын көннәрдә билгеләнәчәк. Назаров сүзләренә караганда, балалар онкогематология үзәген төзү белән бәйле проблемалар тендерда катнашучыларның берсе судка мөрәҗәгать итү аркасында килеп чыккан, аннары Монополиягә каршы федераль хезмәт тикшерү үткәргән. Шулай ук, федераль властьлар объектны файдалануга тапшыру вакытын үзгәртте, дип хәбәр итте ул.

"Бу мәсьәләне контрольдә тотыгыз. Шуны да әйтәм, темпны арттырырга кирәк булачак. Без бик озак төзибез", - дип нәтиҗә ясады Радий Хәбиров.

Максим Забелин шулай ук, «Онкология авырулары белән көрәш» программасы кысаларында агымдагы көнгә Стәрлетамак һәм Салават шәһәр дәваханәләрендә 200 миллион сумнан артык акчага 2 мультиспираль томограф урнаштыру өчен биналар әзерләү тәмамланып килә, дип билгеләде.

фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: