+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Имамов командасы һәрвакыт алда!

Яңавыл районында «Демография» гомумдәүләт проекты уңышлы тормышка ашырыла.

Имамов командасы һәрвакыт алда!
Имамов командасы һәрвакыт алда!
Проект чаралары физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, киңкүләм спортны үстерүгә, спорт учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, шулай ук сыйфатлы спорт әзерлегенә күбрәк кешеләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Мәҗит Имамовны биредә һәр кеше беләдер, мөгаен. Мәҗит Фәүзи улының иҗади эшчәнлеге һәрвакыт спорт белән бәйле. Аның тәрбияләнүчеләре арасында: мәктәп укучылары, яшь һәм тәҗрибәле спортчылар, өлкән буын кешеләре. Ә Яңавыл тренерының уңышлары күп нәрсә турында сөйли.

1995 елда Мәҗит Имамовка «Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф отличнигы» исеме бирелә, 2015 елда ул «Русия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» була.

Тренер үз осталыгын һәм талантын яңа җиңүләре белән сөендерүче балаларга тапшыра.

2013 елдан башлап Мәҗит Имамов «Юность» спорт учреждениесендә волейбол буенча хатын-кызлар җыелма командасын җитәкли. Берничә ел дәвамында әлеге команда Башкортстан авыл спорт уеннарының волейбол буенча алыштыргысыз чемпионы булып тора. Волейболчылар төбәкара, республика беренчелекләрендә, ачык турнирларда призлы урыннар ала.

Тренировкалардан тыш, тәҗрибәле тренер район һәм шәһәр дәрәҗәсендәге спорт чараларын оештыруда һәм үткәрүдә катнаша. Һәр ел саен үткәрелә торган Сабантуй, Яшьләр һәм Шәһәр көннәре аның катнашлыгында волейбол турнирлары белән үрелеп бара.

Укучылары кебек үк, Мәҗит Фәүзи улы үзе дә чигенергә яратмый. Алда яңа очрашулар, яңа сынаулар көтә.

Фото: rb.asu.ru


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: