+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Сәламәтлек поезды" Агыйделдә

Башкортстанда 2019 елның 22 апрелендә старт алган «Сәламәт республика - сәламәт төбәк» акциясе «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында уза.

"Сәламәтлек поезды" Агыйделдә
"Сәламәтлек поезды" Агыйделдә
 28 июльдә "Сәламәтлек поезды" Агыйдел шәһәренә дә килде. Шәһәр халкын терапевт, эндокринолог, кардиолог, офтальмолог кабул иттеләр. Бүген балалар кардиологы кабул итәчәк. Шулай ук биредә профилактика кабинеты эшли.

Табиб теләге яисә билгеләнеше буенча кандагы глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерергә, күз эчендәге кан басымын үлчәтергә, спирография, флюорография, маммография ясарга мөмкин.

Поликлиниканың регистратурасында язылырга, яки "тере" чират тәртибендә тикшеренү узарга мөмкин.

Шәһәр хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илүс Ялашев, күчмә диагностика составының төп максаты - авыруларны иртә стадиядә ачыклау, ә тагын да яхшырагы – аларның барлыкка килүен кисәтү, дип билгеләп үтте. Ул табибларга эшләре һәм халыкка игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Фото: Лилия Хафизова


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: