-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дүртөйле районында сөтчелек фермасы төзелә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестсәгать” форматында чираттагы тематик киңәшмә уздырды. Дүртөйле районында 1 000 сыерга исәпләнгән сөтчелек фермасын модернизацияләү планнары турында «Ленин токымчылык заводы» җәмгыяте генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев сөйләде. Сүз сыер һәм бозаулар абзары, саву залы төзү һәм технологик җайланмалар сатып алу турында бара. Шул ук вакытта 12 яңа эш урыны барлыкка киләчәк. Төзүчеләр ферманың корпусларын төзи башладылар инде, аны быел көз тәмамларга уйлыйлар.

Дүртөйле районында сөтчелек фермасы төзелә
Дүртөйле районында сөтчелек фермасы төзелә
"Бүген без Радий Хәбиров үткәргән “Инвестицион сәгать”тә катнаштык. Районның иң алдынгы агросәнәгать предприятиеләренең берсе - Суккыл авылындагы Ленин токымчылык заводының генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев төбәк башлыгы белән очрашуда сөт җитештерү комплексын модернизацияләү һәм нәселле таналар үстерү буенча планнары турында сөйләде. Безнең өчен бу - авыл хуҗалыгының беренче масштаблы проекты, аны гамәлгә ашыру авыл кешеләре өчен яңа эш урыннары булдырырга һәм үсешнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Проект 223 миллион сумга бозау һәм сыер абзарлары, саву блогы төзүне, нәселле таналар, чит ил җиһазлары сатып алуны күздә тота. Әмма бу гына да түгел әле: район бюджеты хисабына фермага бер километр чамасы юл асфальтларга планлаштырабыз. Радий Фәрит улы безнең башлангычларны хуплады һәм проектны чыгымнарны каплауга өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертү карарын кабул итте. Нәтиҗәдә, субсидияләр хисабына сөт комплексын төзүнең үз хакын аклау срогы бер ярым тапкыр кимиячәк. Ә бу безнең аграрийлар өчен зур ярдәм", - дип сөйләде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: