+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Таныш һәм билгесез Октябрьский"

"Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында балалар һәм үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясеннән килгән укучылар "Таныш һәм билгесез Октябрьский" дигән мавыктыргыч сәяхәт кылды.

"Таныш һәм билгесез Октябрьский"
"Таныш һәм билгесез Октябрьский"
Укучыларга истәлекле урыннар турында сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирергә, Октябрьский турында шигырьләр укырга тәкъдим иттеләр.

Алып баручы китапханәче Ирина Борисова билгеләп үткәнчә: "75 яшьлек Октябрьский көннән-көн үзгәрә. Биредә яшәүче балалар шәһәр мохитенең төзеклеге турында белергә, туган шәһәр кыяфәтендәге үзгәрешләрне күрергә, Башкортстанның икътисади һәм мәдәни тормышында Октябрьскийның роле һәм әһәмияте турында белергә тиеш. Без рәхәтләнеп тарихның яңа битләрен ачабыз".

Шәһәрнең тарихи үткәненә кыскача экскурстан соң, балалар геральдикада белемнәрен тикшерде һәм Октябрьский символы - шәһәр гербы белән таныша алды. Барысы бергә яраткан шәһәрләренә юбилее белән котлаулар һәм теләкләр яздылар.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: