+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нуриманда - өч "Нокта"

Президент Владимир Путинның май указына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында “Заманча мәктәп” федераль проекты нигезендә Нуриман районында өч “Үсеш ноктасы” барлыкка киләчәк.

Нуриманда - өч "Нокта"
Нуриманда - өч "Нокта"


Әле Красный ключ, Яңа күл һәм Иске күл авыллары мәктәпләрендә “Үсеш нокталары” үзәкләре өчен бүлмәләрне ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башланган.

Уку процессын оештыру өчен әлеге мәктәпләргә чираттагы корылмалар китерелгән. Алар – химия, биология һәм физика буенча санлы лабораторияләрдән гыйбарәт.

“Нуриман районында Красная Горка һәм Павловка авыллары мәктәпләре нигезендә булдырылган “Үсеш нокталары”нда укучылар санлы һәм гуманитар юнәлешләр буенча уңышлы шөгыльләнә, – ди районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Морзакаева. – Ә яңа уку елына тагын өч “Нокта” барлыкка киләчәк”.

Фото: Администрация Нуримановского района.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: