-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сабыйларныкын урлаганнармы?

Республиканың Балтач районара тикшерү бүлеге, дәүләт контракты буенча башкарылган эшләр күләмен арттырып күрсәтү фактына бәйле, “үз хезмәтенә салкын караган өчен” һәм “аеруча зур күләмдә мошенниклык” мәддәләре буенча ике җинаять эше ачкан.

Сабыйларныкын урлаганнармы?
Сабыйларныкын урлаганнармы?
Тикшерү комитетының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Балтач районында төзелеп килүче балалар бакчасында эшләр башкаруга килешү төзелә.

Атап әйткәндә, Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе һәм “ГеоСтрой” җәмгыяте балалар бакчасында төзелеш-монтаж һәм объектны сафка кертү эшләрен башкаруга дәүләт контракты төзи. Әмма чынлыкта эшләр тулы күләмдә башкарылмый. Ә башкарылган эшләрне кабул итү һәм аларның бәясе турындагы актларга подрядчы һәм учреждениенең вәкаләтле кешеләре кул куя. Нәтиҗәдә, хезмәт өчен тулы күләмдә түләнгән булып чыга.

“Башкарылган эшләрнең дөрес хакы 3,2 миллион сумнан күбрәккә арттырып күрсәтелгән, шул сәбәпле, дәүләт бюджетына зур зыян китерелгән”, – диләр ведомствода.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

Фото: "Башинформ"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: