+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хәйбулла укучыларына зур бүләк!

Яңа уку елына Хәйбулла районының Самара авылы мәктәбендә спорт залы тулысынча яңартылачак.

Хәйбулла укучыларына зур бүләк!
Хәйбулла укучыларына зур бүләк!
Самара мәктәбе укытучылары һәм укучылары өчен бу күптән көтелгән вакыйга. Чөнки спортзалда ремонт күп еллар үткәрелмәгән, физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар да бик уңайлы булмаган.

Хәйбулла районы хакимияте белгечләре ассызыклавынча, спортзалны ремонтлау “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Һәр баланың уңышы” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Ремонт буенча барлык эшләргә федераль бюджеттан 811 мең сум һәм Хәйбулла районы хакимиятеннән 1,5 миллион сум бүлеп бирелгән. Подрядчы булып Акъяр авылының “Строй-основа” җәмгыяте тора, ул сатып алу процедураларын үткәрү барышында билгеләнгән.

Әлеге вакытта Самара авылы мәктәбендә спорт залын капиталь ремонтлау эшләре тулы куәтенә бара. Эш фронты, әлбәттә, киң — идәннәрне, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштыру бара һәм бизәкләү эшләре тәмамланып килә. Төзүчеләр эшләрне яңа уку елы башланганчы тәмамларга планлаштыра.

Авыл халкы мондый яңарышка шатлана, чөнки хәзер балаларга физкультура белән шөгыльләнү өчен уңайлы шартлар гына тудырылмаячак, спорт секцияләре эшен оештыру, шулай ук ярышлар һәм спорт бәйрәмнәре үткәрү мөмкинлеге дә булачак.

 
 
Фото: “haibvestnik.ru” сайтыннан.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: