+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Планетабыз киләчәге ышанычлы кулларда

Башкортстан төбәк операторы балалар бакчасына төсле контейнерлар бүләк итте һәм экологик дәрес үткәрде.

Планетабыз киләчәге ышанычлы кулларда
Планетабыз киләчәге ышанычлы кулларда
Бу хакта Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Стәрлетамак шәһәренең 90нчы “Алтын балык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Эко-Сити” төбәк операторы оештырган экологик дәрескә барды.
— Чара ике өлештән торды: теория өлешендә тәрбиячеләр балаларга калдыкларның икенче тормышы турында сөйләде, ә практик өлештә әкият персонажы керпе Вениамин белән уен формасында балалар калдыкларны үзләре сортларга аерырга өйрәнде, — дип сөйләделәр Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Төбәк операторының матбугат секретаре Кристина Кузнецова сүзләренә караганда, балаларның бу тема белән кызыксынуы аеруча сокландыргыч булды, ә аларның мондый белемнәре өлкәннәргә үрнәк булып тора.
— Әгәр барлык балалар да шундый белемгә ия һәм табигатькә шулкадәр аңлы һәм сакчыл караса, планетабызның киләчәге өчен борчылмаска мөмкин — ул ышанычлы кулларда, — диде Кристина Кузнецова.

Республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров ассызыклаганча, нәкъ менә балачактан экологик мәдәният формалаша.
Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга ярдәм итүче чара кысаларында төбәк операторы балалар бакчасына төсле контейнерлар бүләк итте.

Тагын бер сюрприз — балаларга төп рольдә керпе Вениамин булган экология буенча китап бүләк ителде.

 
 
Фото: Стәрлетамак 90нчы балалар бакчасы сайтыннан.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: