Ул "Демография" гомумдәүләт проектының "Спорт - тормыш нормасы" федераль проекты ярдәмендә үткәрелә.
Дүртөйле районы данын "Аргамак" комплексы спортчылары башкорт токымлы атларда яклаячак.
Ярышларда тренер Илшат Мәхмүтов җитәкчелегендә ат-спорт комплексының сигез тәрбияләнүчесе катнашачак. Аларның дүртесе бу турнирда яңа уенчылар булса, Алмаз Бәдретдинов, Эдуард Евстафьев, Камилла Рәхимова һәм Илвина Исламоратова «Терра Башкирия»дә беренче тапкыр гына катнашмыйлар. Аларның иң кечкенәсенә -12, өлкәненә 20 яшь.
Бүген балалар булачак стартка ныклап әзерләнә, көндәлек күнекмәләргә йөри.
Фото: Гөлшат Гайсина