+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Дистанционка”мы, көндезге форматмы?

Яңа уку елында Русия укучылары дәресләргә йөри алачак. Әмма белем бирү учреждениеләрендә вируска каршы чикләүләр гамәлдә булачак. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итте.

“Дистанционка”мы, көндезге форматмы?
“Дистанционка”мы, көндезге форматмы?
Яңа уку елында Русия укучылары дәресләргә йөри алачак. Әмма белем бирү учреждениеләрендә вируска каршы чикләүләр гамәлдә булачак. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итте.

"Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан 2020 елда эшләнгән рекомендацияләр үзләрен нәтиҗәле итеп күрсәтте һәм мәктәпләргә көндезге режимда эшләргә, шулай ук авыру таралудан котылырга мөмкинлек бирде. Шуңа бәйле рәвештә әлеге чаралар яңа уку елында да кулланылырга мөмкин”, – дип белдерә “Известия” гәзите, әлеге ведомство вәкилләренең сүзләренә таянып.
 
Гәзит мәгълүматлары буенча, ким дигәндә 27 төбәк уку елын көндезге форматта ачарга әзерләнә. Шул ук вакытта мәктәпләрнең бер өлешен читтән торып эшләтү турында карар кабул итү хокукы кала.
 
Русиядә 2020 елда коронавирус пандемиясе аркасында дистанцион укыту форматы кертелгән иде. 2021 ел башында аны гамәлдән чыгардылар, әмма мәктәпләрдә чикләүләр кертелде. Шулай итеп, һәр сыйныфка дәресләр өчен даими кабинет беркетелде, ашханәдә булу графигы үзгәрде. Балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең көн саен температурасын үлчәделәр, учреждениене антисептиклар һәм сабын белән тәэмин иттеләр, барлык бүлмәләрне даими рәвештә дезинфекцияләргә кирәк иде.
 
Элегрәк Дәүләт думасында мәктәпләрдә дистанцион белем бирүне тыярга тәкъдим иттеләр. Закон проекты авторы, Федерация Советы сенаторы Александр Бабаков сүзләренә караганда, мондый уку вакытында көндезге уку формасын читтән торып форматына алыштыру бара.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: