+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яшь белгечләрне көтәбез!

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Иглин үзәк район давәханәсендә хезмәткәрләр җитмәү турында мәгълүмат таралды.

Яшь белгечләрне көтәбез!
Яшь белгечләрне көтәбез!
Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә Иглин үзәк район давәханәсендә хезмәткәрләр җитмәү турында мәгълүмат таралды.

Үзәк район дәваханәсе баш табибы Жанна Карунас сүзләренә караганда, кадрлар җитмәве турындагы мәгълүмат дөрес түгел. Җәйге яллар чоры, медицина персоналының вакытлыча эшкә яраксызлыгы, халык саны арту сәбәпле, чыннан да, медикларга эш арткан. Әмма кадрлар кытлыгы турында сүз бармый.

- Хәзерге вакытта, гамәлдәге норматив документлар нигезендә, беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү максатларында ФАП фельдшерларына дәвалаучы табибның аерым функцияләре йөкләнде, алар район поликлиникасында пациентларны кабул итә, - дип хәбәр итте баш табиб Жанна Карунас.

- 2021 елның август уртасында, аккредитация процедурасы төгәлләнгәч, стационарга һәм поликлиникага клиник ординатурада максатчан белем алганнан соң 19 белгеч эшкә урнаштырылачак, бу, үз чиратында, участок табибларына йөкләнешне киметәчәк, - ди ул.

Максатлы укыту - ул кадрларның сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә кирәк булган җиргә кайтуының яхшы коралы, дип саный Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова.

- Иглин мисалында без "Мәгариф турында"гы Федераль законда нәкъ дәваханәләр, муниципалитетларның хокуклары һәм бурычлары язылган булуын күрәбез. Укудан соң туган авылларына кайтканда, район хакимиятләренә, максатчан укыту турындагы килешүләр үткәннән соң, белгечләрне калдыру бурычы йөкләнә. Ә моның өчен яшәү өчен уңайлы шартлар, эш һәм ял итү шартлары булырга тиеш. Беренчел звенога ярдәм итү, барлык торак пунктларда яшәүчеләр өчен медицина ярдәменнән файдалану - бу "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының төп бурычы да, - ди Башкортсан Дәүләт җыелышы-Корылтайның вице-спикеры Эльвира Аеткулова.
Иглин районының шәрәфле шәхесе Вера Старухина яшь белгечләрне түземсезлек белән көтә.

- Район халкы саны арта. Шуңа бәйле рәвештә дәваханә хезмәткәрләре саны да үсәргә тиеш, әлегә тар белгечләр җитмәү сизелә, - ди Вера Старухина. - Шуны да билгеләп үтәсем килә, соңгы елларда Иглин үзәк район дәваханәсе яңара. Биредә күптән көтелгән ремонт үткәрелде, балалар поликлиникасы үзгәрде, кабинетлар да өстәлде. Хәзер аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлы мохит формалаштыру буенча эшләр бара әле. Күптән түгел дәваханәдә яттым, пациентлар өчен дә, табиблар өчен дә шартлар яхшыруына шәхсән үзем инандым. Яшь белгечләрне яхшы эш урыннары, өлкән хезмәттәшләренең кайгыртуы көтә. Әлбәттә, район халкының рәхмәте дә. Без аларны бик көтәбез.

«Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проекты белән сәламәтлек саклау системасына медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм дәүләт ярдәме күрсәтү буенча башка чаралар да каралган. Алар арасында «Авыл табибы» һәм «Авыл фельдшеры» программалары да бар. Дәүләттән авыл торак пунктларына эшкә килгән медицина хезмәткәрләре, шулай ук максатлы программалар буенча белем алган белгечләр ярдәм ала. Моннан тыш, бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре дә каралган.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: