+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дүртөйледә эшләр көйле

Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру республикабызда эзмә-эзлекле дәвам итә. Быел әлеге максатка 26,3 миллиард сум акча бүленгән. Аның 17,7 миллиард сумы федераль казнадан күчерелсә, калган өлешен төбәк казнасы күтәрә.

Дүртөйледә эшләр көйле
Дүртөйледә эшләр көйле
Үткән елның декабреннән 2021-23 елларга федераль субсидияләр һәм казнаара башка трансфертлар бүлү турында 39 килешү төзелгән, шуларның 13,2 миллиард сумы быел үзләштерелергә тиеш.
“Демография” гомумдәүләт проектына — 7,5, “Торак һәм шәһәр мохите”нә 6,3 миллиард сум күчерү каралган. “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектын финанслауга 5,7 миллиард сум тотынылачак.
Республикабызда быел гомумдәүләт проектлары кысаларында 2,26 миллион квадрат метр торакны файдалануга тапшыру, 130 җәмәгать урынын төзекләндерү, 200 километрдан артык юлларны ремонтлау күз уңында тотыла. Сәламәтлек саклау тармагына — 2,2, мәгарифкә – 1,8, мәдәнияткә 1,6 миллиард сум бүленә. “Кече һәм урта эшкуарлык” гомумдәүләт проектына — 784,3, “Экология”гә 191,4 миллион сум акча юнәлтеләчәк.

Район халкы канәгать

Гомумдәүләт проектлары­ның үтәлеше югары дәрәҗәдә булган районнарның берсе ул Дүртөйле. Биредә былтыр һәм быел күләмле эшләр башкарылды, шәһәр һәм райондагы уңай үзгәрешләргә анда яшәү-челәр сөенеп туя алмый.
Былтыр районда булган иң чагу вакыйгаларның берсе, һичшиксез — халкыбызның ка­һар­ман улы Шәехзадә Ба­бич­ның туган авылы Әсәндә “Мә­дәният” гомумдәүләт проекты кысаларында зур яңарыш кичер­гән мәдәният йортын ачу. Әлеге объектны төзекләндерүгә республика һәм муниципаль район казналарыннан 25 миллион сумга якын акча салынган.
Мәгариф өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр бихисап. Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәсимә Ибәтуллина биргән мәгълүмат буенча, Дүртөйледә “Киләчәк укытучысы”, “Заман мәктәбе”, “Санлы белем бирү мохите”, “Һәр баланың уңышы”, “Балалы гаиләләргә ярдәм” төбәк проектлары тормышка ашырыла.
2019-20 елларда “Заман мәктәбе” төбәк проекты кысаларында Семилетка, Иванай, Исмаел авыллары урта мәктәп-ләрендә, Дүртөйле шәһәренең 5нче урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” дип аталучы санлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәкләре ачылган. Әлеге проект нигезен­дә Дүртөйле шәһәренең 4нче мәктәбендә 397 укучыга исәпләнгән өстәмә бина булдырылган. Моның өчен элекке балалар йортында зур төзек­ләндерү эшләре башкарылып, яңа җиһазлар кайтарылган. Бу мәктәптә “Максатлы остазлык” моделе дә кертелгән.
“Санлы белем бирү мохите” проекты буенча Дүртөйленең 2нче лицее һәм 4нче урта мәктәбенең матди-техник базасы баетылып, укучылар өчен белем үрләрен яулауда яңа мөмкинлекләр ачылган. “Мәга­риф” гомумдәүләт проекты кысаларында быел өч төбәк проектын тормышка ашыру дәвам итә. Болар: “Заман мәктәбе”, “Санлы белем бирү мохите”, “Һәр баланың уңышы”.
“Заман мәктәбе” проекты ярдәмендә Дүртөйле шәһәренең 1нче мәктәбендә, 3нче гимна-зия­сендә, Әңгәсәк, Иске Яндыз, Мәскәү авыллары мәктәплә-рендә “Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачу күз уңында тотыла.
“Һәр баланың уңышы” төбәк проекты ярдәмендә Әңгәсәк һәм Суккул авылларында урта мәктәпләрнең спорт залларына капиталь ремонт эшләнгән.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе белдерүенчә, “Хатын-кызлар­ның мәшгульлегенә булышлык итү – 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү буенча шартлар тудыру” төбәк проекты кысаларында Дүртөйле шәһәренең 6, 7, 8 санлы балалар бакчаларының һәркайсында 23 урынлы өстәмә төркемнәр ачылган. Күккуян урта мәктәбенең Ивач филиалында мәктәпкәчә төркем (10 балага тәгаенләнгән) һәм Бәйгелде мәктәбендә 15 балага төркем булдырылган.
“Демография” гомумдәүләт проекты буенча Дүртөйле шә­һәренең уртасында балкып торучы яңа балалар бакчасы тө­зелеп бетеп килә. Ул тиздән, сентябрьдә, 220 сабыйны кабул итәчәк. Генерал Шәйморатов урамында урнашкан заманча, иркен балалар бакчасы тулысынча әзер.
Объект 2019 елның авгус­тында төзелә башлады. Аның проекты барлык таләпләргә һәм нормативларга туры китереп эшләнгән. Биредә 12 төркем булдырылачак, аларның һәркай-сында аерым юыну һәм йокы бүлмәләре бар. Азык блогы, музыка һәм физкультура заллары, медицина кабинеты, пассажир һәм йөк лифтлары монтажланган.
Төзүчеләр белдерүенчә, балалар бакчасын төзегәндә бары тик экологик яктан чиста һәм ныклы материаллар файдаланылган.
– Безнең балалар бакчасы яңа бистәдә яшәүче 220 сабыйны кабул итәчәк, — ди аның мөдире Изольда Апкадыйрова. — Сабыйлар өчен биредә барлык шартлар да тудырылган: иркен, якты уен бүлмәләре үзләре генә дә ни тора! Психолог, логопед кебек белгечләр өчен дә заманча кабинетлар җиһазландырылды.
Яңа балалар бакчасы “Балачак иле” дип атала. Бу атаманы Дүртөйле халкы махсус сораштырулар вакытында сайлаган.
“Балачак иле” үз ишекләрен ачкач, шәһәрнең шыгрым тулы башка балалар бакчаларында да иркен сулыш алачаклар, чөнки яңа бистәдәге сабыйлар бирегә йөри башлаячак. Моннан тыш, “Балачак иле” шәһәрдә өстәмә эш урыннары булдырачак.
Яңа балалар бакчасының эчке ягы да, тыштагы верандалары да бик чагу стильдә бизәлгән. Җиргә сабыйларның хәвефсезлеген тәэмин итүче резина җәймәләр салынган, заманча уен конструкцияләре урнаштырылган, бакчаның билә­мәләре яхшы яктыртыла.

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Дүртөйле районында “Сәла­мәт­лек” һәм “Демография” го­мум­дәүләт проектлары нәтиҗә­ле эшли. Былтыр район үзәк дәваханәсенә бихисап заманча техника кайтарылган. Алар исә­бендә 20 компьютер, беренчел звено табиблары өчен күпфунк­цияле 13 җайланма, фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары өчен 32 ноутбук һәм 12 принтер. Башкортстан Рес­пуб­ликасының медицина мәгъ­лүмат-аналитик системасында читтән торып эшләү өчен 17 планшет, лаборато­рияләргә 25 термопринтер сатып алынган, электрон чират системасы булдырылган.
Заманча техника табиблар-ның эшен сизелерлек тизләтә, җиңеләйтә, диагнозларны иртә стадияләрдә куярга булышлык итә, ә бу инде пациентларның савыгу мөмкинлекләрен арттыра.
“Сәламәтлек саклау” гомум­дәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәваханәбездә медицина җиһазлары сизелерлек яңартылды, — дип уртаклаша Дүртөйле районы үзәк дәваханәсе белгечләре. — Күп­тән түгел “Диаком” дип аталган ике рентген комплексы кайтарып урнаштырылды. Алар төрле авыруларны башлангыч стадия­сендә ачыклау өчен алыштыргысыз. Хирургия корпусына урнаштырылган заманча рентген комплексларының бәясе 23 миллион сумнан артык, пациентлар өчен файдасы да бәяләп бетергесез: чирне организмда ныклап тамыр җәя башлаганчы күреп дәвалый башлаганда, уңай нәтиҗәгә ирешү мөмкин­леге арта. Яңа техника, искесе белән чагыштырганда, бик күп өстенлекләргә ия. “Диаком” җиһазыннан файдалану организм өчен хәвеф­сезрәк, пациент азрак нурланыш ала. Тикшеренү нәтиҗәләрен анализлау өчен ул заманча программа белән тәэмин ителгән. — Аппарат югары сыйфатлы диагностика сурәтләрен җиңел һәм тиз алырга мөмкинлек бирә. Электрон рәвештә саклана торган сурәтне җентекләп карау өчен зурайтырга мөмкин. Бу динамикада чагыштыру өчен табибка уңайлы. Өстәвенә, лаборантка хәзер пленкалар белән мәшәкатьләнергә кирәкмәячәк. Бу вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә, пациентларны күбрәк тикшерергә мөмкин булачак. Нәтиҗәдә, чирне башлан­гыч стадияләрдә ачыкларга, дәвалауны иртәрәк башлап җибәрергә була, — диде Дүртөйле районы үзәк дәваха­нәсенең баш табибы Айдар Хаматов.

“Яшел калкан” ныклы булсын өчен

“Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы “Урманнарны саклау” федераль проекты буенча республикабызда зур эшләр башкарылды. Урман хуҗалыгы өчен яңа техника сатып алу белән беррәттән, язын Башкортстанда 1,5 миллион агач үсентесе утыртылды.
Дүртөйле районының Венеция авылы янында да тарихка кереп калырлык күркәм вакыйга теркәлде: биредә зур “Хәтер бакчасы” барлыкка килде. Төз наратлар урманына сыенып утыручы авыл янында майның 15ендә “Хәтер бакчасы”на нигез салынды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан, бу дәһшәтле сугышта каһарманнарча һәлак бул­ган солдатларыбызның, шулай ук дошманны җиңеп, туган якларга әйләнеп кайткан вете-раннарның батырлыгын мәңге-ләштерү максатында оештырылды.
“Хәтер бакчасы”на 5 мең чыршы үсентесе утыртылды. Бу изге эштә катнашучылар туган ягыбызны яшелләндерүгә дә зур өлеш кертте.
Дүртөйле уңганнары бу көнне тирә-як мохитне чистартуга да вакыт тапты — олы юл буен чүп-чардан арындырды. Моннан тыш, язын шәһәрнең яңа бистәләрендә дә күпләп агач утыртылды.

Яңа иҗтимагый киңлекләр

Июнь ахырында Дүртөйледә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен яңа иҗтимагый киң­лекләр ачылды. “Торак һәм шә­һәр мохите” гомумдәүләт проекты һәм кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңай­лы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенрусия конкурсында җиңү нәтиҗәсендә барлыкка килде алар.
Проектны эшләүдә профессиональ архитекторлар гына түгел, халык та катнашты – аларның фикерләре һәм тәкъдимнәре яңа ял итү зоналары нигезенә ятты. Шәһәрнең үзәк мәйданы танымаслык күр­кәм булып үзгәрде, “Ашлык” дип аталган яңа скейт-парк барлыкка килде.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: