-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Предприятие җитештерү процессын кыскартты

Башкортстанда предприятие "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында катнашу ярдәмендә җитештерү процессын кыскартты.

Предприятие җитештерү процессын кыскартты
Предприятие җитештерү процессын кыскартты

«ТЕХНОТЕКС» компаниясе хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга иреште. Әлеге нәтиҗәгә хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге белән берләштерелгән көчләр ярдәмендә ирешелде.

- Пилот проекты кысаларында насос станцияләре блокларын җитештерү сайланды. Сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертү һәм җитештерү процессын нәтиҗәле оештыру нәтиҗәсендә процессларның узу вакыты 380 сәгатьтән 257 сәгатькә кадәр кимеде, - дип сөйләде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

Проектның эш төркеме берничә юнәлеш буенча уку узган: «Сакчыл җитештерү нигезләре», «Проектны гамәлгә ашыру методикасы», «Стандартлаштырылган эш», «Картирование», «Эш урыннарын оештыру. Система 5С», «Җитештерү анализы». Шулай ук предприятие җитәкчеләре өчен дә укулар үткәрелгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: