+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Син вакцина кадаттыңмы?

Нуриман районындагы "Сәламәтлек саклау" һәм "Демография" гомумдәүләт проектлары максатларына һәм бурычларына ирешү кысаларында урындагы халык өчен яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаудан файдалану мөмкинлеген арттыру эше дәвам итә. Нуриман үзәк дәваханәсе мәгълүматлары буенча, муниципалитетта халыкның 52 проценты вакциналанган. Шуларның берничәсе белән без дә күрештек.

Син вакцина кадаттыңмы?
Син вакцина кадаттыңмы?
Халисә һәм Зидияр Раяновлар, пенсионерлар.
- Коронавирус инфекциясе - бик куркыныч авыру. Дөньяда бу коточкыч инфекцияне кичерүчеләр күп, алар арасында үлүчеләр дә бар, - ди Зидияр Туктаки улы.

- Вакциналану бераз куркыныч иде, минем бит бронхиаль астма - сулыш юлларының хроник аллергия авыруы, ләкин шуңа да карамастан, мин ирем белән вакцина кадатырга булдым, - дип кушыла Халисә Галинур кызы. - Вакциналаныр алдыннан терапевт безнең белән әңгәмә үткәрде, температураны, кан басымын, шулай ук кандагы кислород дәрәҗәсен үлчәде һәм шуннан соң гына процедура кабинетына җибәрде. Һәр компоненттан соң хәл нормаль булды, без табибның барлык киңәшләрен тыңладык.

Римма Сабирова, вакциналау узган.
- Үзебезнең Спутник-V (Гам-КОВИД-Вак) вакцинасы бөтен тикшеренүләрне үтте инде һәм COVID-19 белән көрәштә үзенең уңай сыйфатларын исбатлады, шуңа күрә мин вакциналауга килдем дә, - ди Римма Әзһәм кызы. - Безнең яшьтә теләсә нинди инфекция куркыныч, шуңа күрә барысын да коронавирустан прививка ясатырга чакырам.

Фото: Нуриман районы хакимияте

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: