Һаваның пычрануын контрольдә тотуның калган дүрт пункты (Сибай, Учалы һәм Уфада) эшен предприятиеләр милекчеләре контрольдә тота. Депутат фикеренчә, бу лабораторияләр бастырган мәгълүматларның объективлыгында халыкның шиге туарга мөмкин. Аларны аккредитацияләү мәсьәләсе дә актуаль. Эшче төркем лабораторияләрне Экология министрлыгы балансына күчерү шартларын һәм срокларын эшләячәк.
"Бу станцияләр предприятиеләр акчасына сатып алынган, һәм алар Башкортстан милкенә тапшырылырга тиеш. Тапшыру вариантларын эшләячәкбез", - дип аңлатты Зариф Байгускаров.
Утырышта Башкортстанның «Чиста һава» проектына керүе турында җентекләп фикер алыштылар.
Фото: bashinform.ru