+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Туймазы районы мәктәпләрендә «Үсеш нокталары» төзелә

Быел Туймазы районында “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Заманча мәктәп” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Дуслык, Татар-Олкан, Төмәнәк, Кәкребаш, Собханкул һәм Әгертамак мәктәпләрендә "Үсеш ноктасы" профильле үзәкләре өчен кабинетларны ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

Туймазы районы мәктәпләрендә «Үсеш нокталары» төзелә
Туймазы районы мәктәпләрендә «Үсеш нокталары» төзелә
Үзәкләргә инде күпфункцияле җайланма, күчермә ясау машинасы, сканер һәм принтер, химия, биология һәм физика буенча санлы лабораторияләр кайтты.

Мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Чернова билгеләп үткәнчә, «Үсеш ноктасы» үзәкләре булдыру авылда яшәүче мәктәп укучылары өчен сыйфатлы заманча белем алу мөмкинлекләрен киңәйтә, балаларда заманча технологик һәм табигый-фәнни күнекмәләр формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Фото: Туймазы районы хакимияте

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: