Авылның фельдшер-акушерлык пункты бинасында 08:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр белгечләр тикшерүе узарга мөмкин.
Автопоезд составында: күчмә флюорограф, Нефтекама шәһәренең «Сәламәтлек» күчмә үзәге (антропометрия, ЭКГ, күз эчендәге басымны үлчәү, шикәр, холестерин), Борай үзәк район дәваханәсеннән күчмә ФАПы (ЭКГ, смотровая), Уфа шәһәреннән кардиомодуль (ЭХО). Кабул итүне Калтасы дәваханәсе табиб-белгечләре: кардиолог, терапевт, хирург, окулист, стоматолог, уролог, акушер үткәрәчәк. Барлык теләүчеләр дә COVID-19дан вакцина ясата ала.
Диспансерлау узарга өлгермәгән яки нинди дә булса сәбәпләр аркасында флюорография үтмәгән, сәламәтлеге яки авырулар буенча сораулары булган кешеләрне биредә көтәләр.
Фото: Илшат Шәймиев