+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ә сез нинди су эчәсез?

Архангель районы хакимиятендә "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында атна саен «Эшкуарлык сәгате» уза.

Ә сез нинди су эчәсез?
Ә сез нинди су эчәсез?
Анда инвестицион проектлар һәм бизнес-планнар карала.

Агымдагы елның мартында бу чарада Равил Ситдыйков су тутыру цехы ачу проекты белән катнашкан иде. Бизнесменга бинаны сайлап алуда ярдәм күрсәтелде, ул анда ремонт ясады.

Хәзерге вакытта анда су чистарту өчен җиһазлар урнаштыру буенча актив эш алып барыла. Ике даими эш урыны булдырылачак. Цехны ике айдан ачу планлаштырыла.

Эшкуар сүзләренә караганда, эчәргә яраклы суны сату бизнесы - отышлы вариантларның берсе. Бу тормыш мохтаҗлыгына бәйле. Су - иң кыйммәтле ресурс, аннан башка кеше организмы нормаль эшли алмый. Эшкуарның планнарында «Архангель чишмәсе» дип аталган су тутыру автоматик линиясен урнаштыру.

Архангель районыннан килгән экологик яктан чиста суга ихтыяҗ зур. Бу инде - район территориясендә өченче цех. Өстәвенә, эчә торган суны китерү хезмәтләренә ихтыяҗ елдан-ел арта бара.

Фото: Наталья Кириллова.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: