Аскын районында күпфункцияле күчмә мәдәни үзәк-автоклуб ачылды.
Аскын районына күпфункцияле күчмә мәдәни үзәк-автоклуб килде, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Ул концертлар, күңел ачу программалары, кинофильмнар, спектакльләр һәм башка кызыклы танып-белү проектларын күрсәтү өчен файдаланылачак.
"Автоклуб концертлар һәм бәйрәм программалары уздыру өчен тулысынча җайлаштырылган. Аскын районында 74 торак пункт бар, шуларның 39ы гына стационар мәдәният учреждениеләре белән тәэмин ителгән. Автоклуб мәдәният учреждениеләре булмаган торак пунктларга хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк", - ди Аскын районы клуб-китапханә системасы директоры Илсур Гыйльфанов.
Фото: Аскын районы хакимияте.