-4 °С
Кар
Гәзиткә язылу
VK
OK
Telegram
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары
12 август 2021, 16:45
Су һәрвакыт, һәркемгә кирәк!
Архангель районы хакимиятендә "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында атна саен «Эшкуарлык сәгате» уза, анда инвестицион проектлар һәм бизнес-ниятләр карала.
Су һәрвакыт, һәркемгә кирәк!
Агымдагы елның мартында эшкуарлык сәгатендә Равил Ситдыйков су тутыру цехын ачу проекты белән катнашты. Бизнесменга ремонт ясаган бинаны сайлап алуда ярдәм күрсәтелде.
Хәзерге вакытта анда су чистарту өчен җиһазлар урнаштыру буенча актив эш алып барыла. 2 даими эш урыны булдырылачак. Цехны ике айдан ачу планлаштырыла.
Эшкуар сүзләренә караганда, эчәргә яраклы суны сатуда бизнес отышсыз вариантларның берсе булып тора. Су - иң кыйммәтле ресурс, аннан башка кеше организмы нормаль эшли алмый. Эшкуар планнарында «Архангель чишмәсе» дип аталган автоматик линияне урнаштыру.
Экологик яктан чиста Архангель районыннан килгән суга ихтыяҗ зур. Бу инде район территориясендә өченче цех. Өстәвенә, эчә торган суны китерү хезмәтләренә ихтыяҗ елдан-ел арта бара.
Архангель районы территориясендә үз эшен ачарга теләүче эшкуарларны «Эшкуарлык сәгате»ндә катнашырга көтеп калалар.
https://investrb.ru/ru/
яки 8(34774) 2-15-97, 2-14-98 телефоннары аша язылырга мөмкин.
Фото: Архангель районы хакимиятеннән.
Автор:
Резида Валитова
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде