-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Нефтекамада юллар төзекләндерелә!

Нефтекамада шәһәрнең төп урамнарын төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. Бу Башкортстанда Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Нефтекамада юллар төзекләндерелә!
Нефтекамада юллар төзекләндерелә!
Нефтекамада масштаблы проектны тормышка ашыру дәвам итә - Юбилей проспекты, Карцев, Мөхәммәт Әхмәдиев урамнарындагы юллар реконструкцияләнә. Бу объект шәһәр өчен иң мөһимнәрнең берсе булып тора - төзелеп килүче яңа микрорайоннарның юл инфраструктурасы белән бәйле төп проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

- Бүгенге көндә Мөхәммәт Әхмәдиев урамында асфальт җәю эшләре төгәлләнде, - дип сөйләделәр шәһәр хакимиятендә.

Шул ук вакытта Карцев урамында яңгыр канализацияләрен монтажлау эшләре бара, асфальтның беренче катламы өчен нигез әзерләнә. Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев подрядчылар тарафыннан үз йөкләмәләрен үтәү вакытын һәм сыйфатын бәяләү өчен объектка даими рәвештә чыгып тора.

Фото: Нефтекама шәһәре хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: